Ул «Нурлат сөте» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә машина белән сыер саву операторы булып эшли.
Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендәге делегация «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсен ачу тантанасында катнаша. АПК казанышларының иң зур күргәзмәсе 6-9 июльдә «Казан Экспо»да уза.
Тантаналы ачылыш кысаларында Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Рәис Киңәшчесе Минтимер Шәймиев АПКның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр, алар арасында «Нурлат сөте»нең машина белән сыер саву операторы Алена Алельянова да бар иде.
Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Алена Анатольевнаның тармактагы стажы 12 ел тәшкил итә.