Роспотребнадзор Нурлат эшкуарлары өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк

2023 елның 7 июле, җомга

2023 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне узачак.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - идарә) үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан идарәдә һәм республика территориясендә Идарәнең 12 территориаль бүлегендә Эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре,Мәктәп урамы, 10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-19-71 консультация бирәчәкләр.

«Ачык ишекләр» бердәм көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Игътибар итегез, консультациягә язылучы эшмәкәрләргә территориаль бүлеккә барганда шәхси сулыш органнарын саклау чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга кирәк.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү-канун бозулардан саклануның иң яхшы ысулы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International