Нурлат осталары Татарстан картасының үз өлешебезне чиктеләр

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Нурлатлылар милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» республика акциясенә кушылдылар.

Аның кысаларында барлык 45 муниципалитет вәкилләре үз районнарының карталарын чиккәннәр, соңыннан аларны бердәм тукымага берләштергәннәр.

Аны булдыруда халык һәм үзешчән осталар, профессиональ рәссамнар катнашкан. Нурлат картасын җирле кул эшләре остасы Лариса Андриянова чиккән. Анда безнең районның символы-Нурлы ат һәм татар милли ризыклары сурәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International