Бу вазыйфаны Рәмис Айбушев башкарачак.
Аның сайлануы буенча җыелыш бу көннәрдә шикәрчеләр мәчетендә узды. Аның кандидатурасын Нурлат районы мөхтәсибәте тәкъдим итте.
"Җыелышта 38 кеше катнашты. Аларның 35е Рәмис Айбушев файдасына тавыш бирде. Без аңа яңа һәм җаваплы вазыйфада уңышлы эшләвен телибез», – диде район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин