Татарстан Республикасында урманнарда авиация патруле дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, мондый эш «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында башкарыла.
"Авиация мониторингы-янгыннарны ачыклауның нәтиҗәле ысулларының берсе, - ди ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. - Барлыгы 4 маршрут расланган, аларның гомуми озынлыгы 2290 километр тәшкил итә».
Аның сүзләренчә, янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 187 очыш сәгате дәвамлылыгында 30 авиапатруль үткәрелгән.
"Гомумән алганда, быел 334 очыш сәгате каралган, бу узган ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк. Авиамониторинг 1,2 миллион гектар мәйданны били, бу республиканың бөтен урман фонды диярлек», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Проект ике максатчан индикаторга ирешүне билгели: «Урманны торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп ташланган һәм һәлак булган урман утыртулары мәйданына нисбәте, % " һәм "Урман янгыннарыннан зыян, млн.сум».