Бүген Нурлат муниципаль районы Башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Советның чираттагы утырышы булды.
Ул район башлыгы Дамир Ишкиниев җитәкчелегендә узды.
2023 елның агымдагы чорында чит ил гражданнары белән бәйле оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге башлыгы Газинур Мортазин хәбәр итте.
Районның дини оешмалары эше турында район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин һәм Нурлат округы Благочинныеның ярдәмчесе Александр атакай җентекләп сөйләде. Районның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында кыскача сөйләделәр.
Дамир Азатович берничә йөкләмә һәм тәкъдимнәр бирде, шулай ук районда алып барылган эш алга таба да район территориясендә төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең тыныч һәм имин яшәвенә ярдәм итәр дип өметләнүен белдерде.