2нче шәһәр мәктәбенең һәм М .Е. Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясенең җәйге мәктәп яны лагеренда экологик дәресләр узды. Анда лагерьда ял итүче 140ка якын бала катнашты.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева балаларга экология нәрсә ул, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәк, кеше әйләнә-тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм планетаны саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар экологиягә багышланган презентацияләр һәм видеороликлар карадылар.
Табигатькә сакчыл караш турында дәресләр Нурлат районы мәктәпләрендә даими үткәрелә.
“Без мөмкин кадәр күбрәк үсеп килүче буынны колачларга тырышабыз: балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне дә, мәктәп укучыларын да, балалар лагерьларында ял итүчеләрне дә", – диде Венера Мингалиева.