Нурлатлылар Людмила Рыбаковага Промышленная урамын төзекләндерүгә кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова кабул итте. Депутатка Нурлат шәһәренең Промышленная урамында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. "Безнең урамда чүп контейнерлары өчен мәйданчык юк, контейнерлар да җитми, чөнки алар 3 урамда яшәүчеләр өчен билгеләнгән», - дип билгеләп үттеләр алар.
Шәһәрлеләр әйтүенчә, чүп машинасын борылырга урын да юк. Аларны 2000 елда ук салынган юлның сыйфаты да борчый.
Людмила Рыбакова әлеге мөрәҗәгатьне контрольгә алды.