Нурлатта районда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Утырышка хокук саклау органнары вәкилләре, районның җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, муниципаль бюджет учреждениеләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган.

Утырышның көн тәртибенә 5 сорау куелды:

- комиссиянең алдагы утырышы протоколының үтәлеше турында;

- “2015-2025 елларга Нурлат муниципаль районының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру" муниципаль программасын гамәлгә ашыруның барышы турында;

- Нурлат муниципаль районы Иҗтимагый советының Коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турында;

- дәүләт (муниципаль) ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашырганда ачыклык, намуслы конкуренция һәм объективлыкны тәэмин итү чаралары турында;

 

- районда гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча коррупциячел хокук бозуларны киметү өчен күпфункцияле үзәк эше турында.

Утырыш район башлыгы Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International