Нурлатта Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлаулар узды

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Күчмә сайлау участогы Халыклар дуслыгы йортында оештырылды.

Биредә Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз тавышларын бирә алды. Барлыгы 60лап сайлаучы тавыш бирде.

Сайлауларга беренчеләрдән булып Фәридә Абдуллаева килде. Нурлатта ул кызы һәм оныклары белән 2013 елдан бирле яши.

"Мин монда 10нчы елда кунакта булдым һәм Нурлатка беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Автобустан төшкәч, туган шәһәремә эләккәндәй булды. Шуңа күрә мин монда икеләнмичә күчендем. Моңа кадәр Казанда эшләп, сайлауларга генераль консуллыкка бара идем. Монда мин беренче тапкыр. Мин килдем һәм үз тавышымны бирдем. Бу безнең Ватаныбызның киләчәге өчен. Үзбәкстанда минем туганнарым күп, анда елына 2 тапкыр булам, һәрвакыт элемтәдә торам. Шуңа күрә барлык сәяси вакыйгалардан хәбәрдар. Безнең җирнең чәчәк атуына шатмын», – дип уртаклашты ул.

 

Сайлаучылар өчен Халыклар дуслыгы йортында чәй эчү, концерт программасы оештырылды.

"9 июльдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар игълан ителде. 28 июньнән 5 июльгә кадәр вакытыннан алда сайлаулар уза. Татарстан территориясендә бездә 3 күчмә комиссия эшли, - дип аңлатма бирде Үзбәкстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков, ул Нурлатка күчмә комиссия составында килде. Ул билгеләп үткәнчә, күчмә участокларда барлык таләпләр дә үтәлә.

- Гражданнарыбызга үзләренең конституцион хокукларыннан файдалану һәм дәүләтебез үсешенә билгеле бер өлеш кертү мөмкинлеге биргәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә».

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, вакытыннан алда сайлаулар уза торган Идел буе федераль округының 9 төбәге арасында Татарстанда яшәүче Үзбәкстан гражданнары аеруча актив. Нурлатта да Үзбәкстан гражданнары үзләрен озак көттермәде. Тавыш бирүчеләрнең һәрберсе 4 кандидатның берсе өчен тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International