«Россельхозцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ТР буенча филиалы белгечләре бер атна эчендә 22,4 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап тикшерделәр.
Быелның 29 июненә кырларның гомуми торышын билгеләү максатыннан барлыгы 416,8 мең га җир тикшерелгән.
"Коры һәм җылы һава торышы төрле корткыч бөҗәкләрнең үсеше һәм активлыгы өчен оптималь шартлар тудыра. Дым җитмәү үсемлекләрнең үсешенә, яфрак авыруларының таралуына да тискәре йогынты ясый», – дип хәбәр итте «Россельхозцентр» ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.