Нурлатта “Татнефть" оешмасы объектларында планлы тикшерүләр узачак

2023 елның 2 июле, якшәмбе

«Татнефть» ачык акционер җәмгыятенең сакланылган объектларында 73нче ПСЧ инженер-инспектор составы вәкилләре тарафыннан 2023 елның 3 июленнән 14 июленә кадәр вагон-көнкүреш, инструменталь будкалар, вакытлыча металл корылмалар һәм капиталь булмаган корылмаларның янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк.

Түбәндәге күрсәткечләргә аерым игътибар биреләчәк:

1.    Янгын сүндергечләрне тутыру, тикшерү һәм аларны янгын сүндергеч паспортында күрсәтелгән вакытта алыштыру срокларын үтәү белән бәйле кагыйдә бозулар;

2.    Вагон-йорт (капиталь булмаган объектлар) һәм биналар, корылмалар арасындагы аралар туры килмәү белән бәйле канун бозулар;

3.    Электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләре белән бәйле кагыйдә бозулар;

4.    Беренчел янгын сүндерү чараларының булмавы (төзексезлеге, җиһазландыру нормаларына туры килмәве) белән бәйле бозулар;

5.    Янгын һәм янгын куркынычлыгы категорияләрен билгеләү белән бәйле канкн бозу очраклары;

6.    Вентиляция системасы һәм җылыту системасы белән бәйле кагыйдә бозу очраклары.

 

ОПП 73 ПСЧ инженеры Михаил Смирнов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International