Кизләүдә Авыл көне Сабан туе бәйрәме кебек үтте

2023 елның 1 июле, шимбә

Нурлат районының Кизләү авылында традицион Авыл көне узды.

Бәйрәм исә җирле мәчетнең имам-хатыйбы Илшат Динмөхәммәтов вәгазеннән башланды.  Монда ук, авыл халкын - катнашучыларны, әти-әниләрне, озын гомерлеләрне, ветеран-укытучыларны, спортчыларны, активистларны хөрмәтләү үтте.  

Район җитәкчелеге исеменнән район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде. Флешмоб та узды.

Өченче ел рәттән бу бәйрәмне кизләүлеләр үзләренең авылдашлары, читтә яшәүче якташлары өчен оештыралар.

“Авыл көнен авыл халкы, спонсорларыбыз тырышлыгы белән үткәрәбез", – диде чараны оештыручыларның берсе Рафис Ганиев. Ул, шулай ук Айнар Әхмәтов, Айдар Әхмәтов, Финур Заһретдинов, Рәис Гыймалтдинов, Әсхәт Мортазин һәм башка кизләүлеләр бәйрәмне үткәрү башында торучылар. Алар барысы да төрле тармакларда эшлиләр, әмма ир-атларны кече Ватанга мәхәббәт бәйли, авылдан чыккан кешеләр килсен, очрашсын, нәсел нигезләрен ташламасын өчен традицияләрне саклап калу омтылышы бәйли. Рафис Ганиев әйтүенчә, алар өчен иң мөһиме-хәзер традицияләрне өзмәскә. "Дөнья, әлбәттә, тынычсыз инде хәзер, ике төрле фикер бар иде, ләкин бәйрәм оештырырга дигщн фикергә килдек», диде ул.

Авыл көне Сабан туеның барлык элементларын үз эченә алды. Чирмешән елгасы артында махсус урын, мәйданда әтәч элгән багана, авыш колга, анда балалар рәхәтләнеп йөрделәр, капчыклар белән сугышырга теләүчеләр өчен бүрәнә, армрестлинг өчен махсус өстәл урнаштырылган. Әлбәттә, көрәш келәме үзәк урынны алды. Кыскасы, милли уеннар да, спорт уеннары да үткәрелде.

Шунда ук янәшәдә шашлык кызды, балалар өчен берничә батут эшләде, теләүчеләр баллы мамык, попкорн белән ләззәтләнә алды, сәүдә нокталары эшләде. Конкурслар да байтак булды! «Чаңгы»да да парлап йөрделәр, арбаларда ярыштылар, әтәчне куып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар, чакырылган танылган артистларның җырларына биеделәр – бу ТРның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова, Кизләүдә туып-үскән җырчы Рөстәм Насыйбуллин һәм Әлмәт драма театрының талантлы артисты Илназ Гыймалтдинов, Казаннан Рафаэль Якупов, шулай ук Рузалия Гомәрова, безнең район талантлары. Бәйрәмне "Мунча ташы" театры артисты Әнфис Кәлимуллин алып барды.

Конкурсларда катнашучыларны тиешле призлар көтте. Мәсәлән, җиңүче көрәшчеләргә (төрле авырлык категорияләре) бүләкләр белән бергә Альберт Исмәгыйлев гаиләсеннән сарыклар, ә абсолют батырга Рафис Ганиев гаиләсеннән 2-3 урыннарны алган бозаулар-бензопилалар, шуруповертлар, тегермәннәр тапшырылды…

 

Бүләкләр барлык конкурсларда катнашучылар өчен әзерләнде. Аларны кизләүлеләр җыйган акчага сатып алалар.

Авылның бәйрәм көне кич белән Казаннан Лилия Шакирова катнашында концерт программасы һәм дискотека белән дәвам итәчәк,  Кизләүдән чыккан Раил Гыймалтдинов аны авылдашларына бүләк итеп алып килгән салют белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International