“Кассиопея" лагеренда ял итүче балаларга чара бик күп якты эмоцияләр бүләк итте.
Авыл һәм шәһәр мәктәпләре укучылары бу көннәрдә җәйге мәктәп яны лагерьларына рәхәтләнеп йөриләр. Монда алар өчен кызыклы программа әзерләнгән.
“Кассиопея” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар «Бердәм Россия»нең “Яшь гвардиясе" әгъзалары оештырган спорт эстафетасында актив катнаштылар. “Мондый чаралар балаларда уңай җавап һәм күп кенә күңелле эмоцияләр таба”, – дип билгеләп үтте “Кассиопея" лагере начальнигы Роза Рамазанова.