Нурлатлылар Кариев урамындагы бульварны төзекләндерү өчен тавыш бирделәр

2023 елның 1 июле, шимбә

2024 елга территорияләрне төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирүдә Кариев урамы бульварының икенче чираты җиңде.

Шәһәребезнең 3 объекты арасында Кариев урамындагы бульвар лидерлык позициясен алды. Аның өчен 4 мең тавышның 1800е бирелгән.

Исемлектә икенче урында «Игелек» скверы. Популярлыгы буенча өченче урында “Каскадлар” паркы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International