Нурлат районында техниканың урып җыю эшләренә әзерлеге югары бәя алды

2023 елның 30 июне, җомга

52 комбайнның  барысы да әзерлек линиясендә.

Бүген Нурлат районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең урып-җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерүче махсус комиссия эшләде.

Комиссия әгъзалары ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары Наил Алиуллов җитәкчелегендә район хуҗалыкларында булдылар, ашлык җыю техникасының төзеклеген тикшерделәр, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән таныштылар, механизаторлар белән аралаштылар һәм югары бәя бирделәр.

Традиция буенча, «Сөләйманов Ә.И.» КФХсында урып-җыю кампаниясен яхшы әзерлек белән көтәләр. Барлык 16 комбайн, шулай ук башка техника бүген-иртәгә кырга чыгарга әзер. Алар барысы да ике комбайнчы белән комплектланган. Механизаторлар арасында күбесе тәҗрибәле комбайнчылар, кайберләре монда инде 20 елдан артык эшли.

"Йөзләрегездә елмаю күрәм, димәк сез инде кырга чыгарга әзер. Сезнең хуҗалык һәрвакыт югары технологияле иде. Быел сез яхшы уңыш үстердегез. Сезгә сәламәтлек, урып-җыюны уңышлы уздыруыгызны телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә», – дип мөрәҗәгать итте аларга Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкиниев.

 Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәйдәрҗанов билгеләп үткәнчә, быел хуҗалыкта бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданы 14500 гектар тәшкил итә. Механизаторлар комбайннарны әзерләүгә язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң ук керешкәннәр. Бүген барлык комбайннар да кырга чыгарга әзер. Экипажлар махсус киемнәр, махсус саклану чаралары белән тәэмин ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International