Нурлат районында техниканың урып җыю кампаниясенә әзерлеген тикшерделәр

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссиясе район агросәнәгать комплексы оешмалары ашлык җыю техникасының урып-җыю кампаниясенә яхшы әзерлеген бәяләде.

Гигант ашлык җыю комбайннары - басуларда механизаторларның төп ярдәмчеләре.

Механизаторлар үзләре әйтүенчә, техника заманча, аның белән идарә итү җиңел һәм уңайлы.

Якында гына мотор тавышы гадәттән тыш каты килә, ә менә комбайнчыларга бу тавыш эш яхшы барамы-юкмы икәнен белгертә. Чөнки бары тик төзек техникада гына сменада үз өлешеңне җиңеп була, хәтта планны да арттырып үтәп була.

Район башлыгы Дамир Ишкиниев механизаторларга сәламәтлек, барлык уңышны югалтуларсыз җыеп алырга һәм техниканың бертуктаусыз эшләвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International