Дамир Ишкиниев хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкиниев Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Утырышта катнашучылар дүрт мөһим мәсьәләне карады.

2022-2025 елларга Нурлат муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаны гамәлгә ашыру барышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Осипов хәбәр итте.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева балигъ булмаганнар белән эшләүнең инновацион формаларын һәм ысулларын куллану, балаларга һәм яшьләргә әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүне активлаштыру һәм камилләштерү турында сөйләде.

Аннары комиссия әгъзалары хөкем ителгәннәр һәм җәзаны үтәүчеләр тарафыннан кабат җинаятьләр кылуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар күрү, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән кешеләрне эшкә урнаштыру, шулай ук хөкем ителгәннәрнең наркоманиядән дәвалану эшен оештыру, медицина (социаль) реабилитация турында докладлар тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International