Дамир Ишкиниев Нурлат районы эшкуарлары белән очрашты

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Нурлат районы башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты.

Очрашу барышында кече һәм урта бизнесның уңышлы эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. "Безнең бурыч-кече һәм урта эшкуарлык процентын арттыру. Шуңа күрә мондый очрашулар мөһим, актуаль», - диде район башлыгы Дамир Ишкиниев.

Очрашуда 12нче районара Федераль салым хезмәте башлыгы урынбасары Евгений Суслов 2023 елда салым законнарындагы төп үзгәрешләр белән таныштырды.

ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган бизнеска ярдәм чаралары белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Сатдарова таныштырды.

Биредә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле Альбина Шабаева район эшкуарларының сорауларын һәм проблемаларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International