Чит илгә чыкканда йогышлы авыруларны профилактикалау турында истә тотарга кирәк

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Имин булмаган илләргә чыгучы кешеләргә карантин һәм башка мөһим халыкара әһәмияткә ия инфекцияләр йоктыру куркынычы турында.

Профилактиканың төп чаралары

Соңгы елларда россиялеләр чит илләргә эшлекле һәм туристик сәяхәтләргә ешрак чыгалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дөньяның төрле илләрендә кеше сәламәтлегенә җитди куркыныч тудырган йогышлы һәм паразитар авырулар йоктыру куркынычы бар.

Сезгә сәяхәткә әзерлек вакытында, чит илдә булганда, шулай ук сәяхәттән кайткач үтәргә кирәк булган йогышлы һәм паразитик авыруларны профилактикалауның төп чаралары турында кирәкле мәгълүмат тәкъдим итәбез

бөҗәк тешләүдән саклану максатыннан бөҗәкләрне куркытучы һәм юк итүче чаралар (репеллентлар һәм инсектицидлар) кулланыгыз, тәрәзәләр һәм ишек уемнары челтәрләр белән саклана торган бүлмәләрдә яшәгез;

- кан суыручы бөҗәкләр тешләгән очракта, сыеклык яки башка тире кабару күренешләре булганда, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

- китәр алдыннан һәм тропик малярия буенча имин булмаган илләрдә булганда, табиб-инфекционист тәкъдим иткән дарулар белән химиопрофилактика узыгыз.

- туристларга сәяхәт маршрутларын, бигрәк тә табигый шартларда, кыргый хайваннар белән элемтәдән качарга кирәк.

Исән булыгыз!!!

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат ТБ (Татарстан)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International