Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева балалар учреждениеләрендә экоудәресләр үткәрүне дәвам итә.
Бу юлы Экология министрлыгы белгече «Камыр Батыр» балалар бакчасында булды, учреждение тәрбияләнүчеләренә экологиянең нәрсә икәнлеге һәм аны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Яшь булуларына карамастан, алар мавыгып тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләре гаиләләрендә әйләнә – тирә мохит турында ничек кайгыртулары турында сөйләделәр", - диде Венера Мингалиева.
Шуннан соң ул балаларга «Экология мәктәбе» дигән китаплар таратты.