Хөрмәтле эшмәкәрләр!
2023 елның 27 июнендә
16.00 сәгатьтә
”Грани" мәдәни-ял үзәге
(Нурлат шәһәре, Могыйнов ур., 10)
Сезне Нурлат муниципаль районы Башлыгы Ишкиниев Дамир Азат улының район эшкуарлары белән очрашуына чакырабыз.
Монда түбәндәге актуаль сораулар каралачак:
2023 елда салым законнарында төп үзгәрешләр.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2023 елда бизнеска күрсәтелә торган ярдәм чаралары.
Нурлат районы эшкуарларының актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары
Һәркемне күрергә шат булырбыз!