Нурлатта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Утырыш район башлыгы, комиссия рәисе Дамир Ишкиниев җитәкчелегендә узды.

Бүген наркотикларны дөрес кулланмау һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Нурлатта әлеге датага багышланган чаралар бу темага җитди сөйләшүдән башланды – Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышта балигъ булмаганнарны җәйге чорда оешкан мәшгульлек формалары белән тәэмин итү, район территориясендә кыргый үскән киндерне юк итү буенча эш, укучыларны һәм студентларны профилактик тикшерү нәтиҗәләре һ. б. мәсьәләләр каралды. Монда шулай ук киләсе чорда наркотикларга каршы көрәшнең мөһим юнәлешләре билгеләнде.

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның 31 мартыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 7 җинаять теркәлгән, аларның гомуми ачылышы 100 процент тәшкил иткән. 24 административ хокук бозу ачыкланган. 1 июньгә 1 кг 449 грамм үсемлек һәм 0,98 грамм синтетик наркотиклар алынган. Районда җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны ачыклауга һәм туктатуга юнәлдерелгән планлы эш алып барыла.

Комиссия әгъзалары кыргый наркотиклы үсемлекләрнең үсү урыннарын ачыклау һәм юк итү буенча алып барылган эшкә дә аерым игътибар бирделәр. Иске Чаллы һәм Бикүле авыл җирлекләре башлыклары Иван Захаров һәм Алсу Шакирова территориядә башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләделәр.

Биредә Нурлат үзәк район хастаханәсе табибы психиатр-наркологы Семен Федотов Нурлат аграр техникумы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында профилактик тест үткәрү буенча чара нәтиҗәләрен игълан итте. 70 балигъ булмаган бала тикшерелгән, барлык тестлар да тискәре нәтиҗә күрсәткән. Гомумән, наркология кабинетында профилактик исәптә торучы 117 Нурлат кешесе арасында балигъ булмаганнар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International