Нурлатлыларга хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү кирәклеген искәртәләр

2023 елның 25 июне, якшәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара ФСИ хезмәт мөнәсәбәтләрен легальләштерү кирәклеген искәртә.  "Ак» хезмәт хакы ул:

Йөклелек һәм бала табу буенча; 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча; предприятие юкка чыгарылу сәбәпле эштән азат ителгәндә; травматизм, бәхетсезлек очраклары булганда; хастаханә белешмәсе буенча вакытлыча эшкә сәләтсезлек булганда һ. б.) пособиеләр түләү

Еллык түләүле ял

Кредит алу мөмкинлеге

Дәүләт пенсия тәэмин ителеше тулы күләмдә

Торак сатып алганда, медицина, мәгариф хезмәтләре өчен түләгәндә салым ташламалары һ. б.

Бары тик “ак" хезмәт хакыннан гына иминият взнослары түләнә һәм гражданнарда пенсия тупланмалары формалаштырыла. Әгәр взнослар бөтенләй түләнмәсә, эш вакыты хезмәт стажына кертелми

Шулай ук Россиянең Татарстан Республикасы буенча 12нче районара Федераль салым хезмәте физик затлар керемнәренә һәм иминият взносларына салымны исәпләү турында хәбәрнамәләрне тиешле салымны түләү вакыты туры килгән айның 25нче көнендә ай саен тапшыру зарурлыгын искә төшерә. 2023 елның декабрендә НДФЛ буенча хезмәткәрләргә түләүләр белән ике хәбәр итү срогы: 23 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәрге чорда 25 декабрь, 23-31 декабрьдә елның соңгы эш көне (РФ НК 58 маддәсенең 9 пункты).

Хәбәрләрне электрон рәвештә элемтә телекоммуникация каналлары аша яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша җибәрергә мөмкин.

2023 елның 1 гыйнварыннан тотылган НДФЛ һәм иминият взносларын түләүнең бердәм вакыты 28 нче көннән дә соңга калмыйча билгеләнгән (23-31 декабрьдә тотылган НДФЛ буенча календарь елның соңгы эш көненнән дә соңга калмыйча).

Хәбәрнамәне тапшыру ысуллары һәм тутыру тәртибе турында аңлатмалар Россия Федераль салым хезмәте сайтында бирелгән (https://www.nalog.gov.ru/rn77/ens/.)

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International