Бүген нурлатлылар Казан Сабан туенда үз мәйданчыкларын тәкъдим итте.
Быелгы Казан Сабан туе яңалыклары белән аерылып торды. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында монда тагын да яктырак төсләр урын алган, бу милли үзенчәлекне саклау, буыннар бәйләнеше, рухи баету планында да мөһим. Бәйрәмгә күпләр милли киемнәрдә килде: ир – атлар түбәтәйле, хатын – кызлар заманча итәк һәм чалбарларга караганда милли орнаментлар белән күлмәкләр, ә алар өстендә комзоллар, башларында калфакларга өстенлек бирде.
Тынычлык бистәсендәге Үзәк мәйданда нурлатлылар да үз мәйданчыкларын ачтылар. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кунак булды. Нурлат ишегалдындагы капка янында Рөстәм Нургали улын Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев каршы алды. ЭСПЕРАНСА эстрада бию ансамбле, Сәләт инструменталь ансамбле, гармунчылар, үзешчән артистлар үзләренең чыгышлары белән кунакларны ишегалдының түренә җәлеп итәләр, анда чәй һәм умартачылык продукциясе күргәзмәсе белән чәй өе дә җәелдерелде. «Музей йорты» экспозициясе традицион татар авылы көнкүрешен, гаилә тормышын тәкъдим итте, биредә милли татар костюмнары күргәзмәсе белән дә таныштылар. Һәм бу гына да түгел: хәтта «парланырга» да мөмкин иде, чөнки татар ишегалды мунчасыз да була алмый! Монда мунча себеркеләрен ясарга өйрәттеләр. Йорт хуҗалары кунакларга дару үләннәреннән сувенир мендәрләр дә тәкъдим иттеләр.
Монда ук төрле күргәзмәләр оештырылды. Тегермәнче йортында теләүчеләр кул токмачы кисү буенча мастер-класска кушылдылар, тулаем алганда, татар халкының традицион ризыклары «милли аш – су» күргәзмәсендә дә тәкъдим ителде-чәк-чәк, кош теле, кыстыбый, бәлеш, оста хуҗабикәләр гөбәдия әзерләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Чүлмәкчелек буенча дәресләр алырга теләүчеләргә дә бернинди дә каршылык булмады. Иртән сәхнәдән Нурлатлыларның яраткан артистлары: Фирдүс Тамяев, Рафис Кәлимуллин һ. б. башкаруында җырлар яңгырады.
Нурлат ишегалдында Сабан туеның барлык традицион халык уеннары да бар иде. Бәйрәм кунаклары таяк белән чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә катнаштылар, авыш багана буйлап йөрделәр, «әтәч» артыннан баганага үрмәләделәр, нурлатлылар Казан Сабан туенда да күңелле, дәртле, милли традицияләрне саклап бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрделәр. Район башлыгы мәйданчыкның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм нурлатлыларның Казанда бәйрәмне лаеклы уздырырга тырышуларын билгеләп үтте.