Эш барышы белән Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев танышты.
Нурлат районының Түбән Чаллы авылында тузган суүткәргеч челтәрләрен алыштыру буенча масштаблы эш тәмамлана. Подрядчы монда 3300 метр торбаны алыштырачак. Эшләр «Татнефть» ААҖ хәйрия фондының грант ярдәме һәм гражданнарның үзара салым акчалары хисабына алып барыла. Шулай итеп, Иске Чаллы авыл җирлегендә халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мәсьәләсе тулысынча хәл ителәчәк.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев әлеге торак пункттагы эшләрнең барышы белән танышты. Аннары ул балалар бакчасында, мәктәптә, табиблык амбулаториясендә, Иске Чаллыдагы «Спорт» паркында булды.