Гражданнарны кабул итү атнасы социаль ярдәм мәсьәләләренә багышланачак.
3 июльдән 7 июльгә кадәр «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак. Бу көннәрдә биредә төрле дәрәҗәдәге депутатларны, шулай ук профильле ведомство вәкилләрен кабул итү оештырылачак.
Мөрәҗәгатьне калдырып, өстәмә мәгълүматны 2-28-24 телефоны буенча белешергә мөмкин.