Традицион Бөтенроссия акциясендә шәһәрнең 80нән артык кешесе катнашты.
2015 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә торган чара «Сәламәтлек» станциясеннән башланды. Монда медицина хезмәткәрләре акциядә катнашучыларның кан басымын үлчәделәр.
"Норма – 120/70, әгәр акциядә катнашучыларның басымы бу күрсәткечтән югарырак булса, аларга катнашырга рөхсәт итмибез», – диде Нурлат үзәк район хастаханәсе шәфкать туташы Алена Җамалиева.
Старт алдыннан үзәк мәйданда җыелганнарны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Румия Фәтхетдинова сәламләде.
«Тормышка таба 10 000 адым» акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының кешенең нормаль физик активлыгын киметү өчен көненә 6 меңнән 10 меңгә кадәр адым ясау тәкъдименә нигезләнә», – дип билгеләп үтте ул һәм барысына да күтәренкелек һәм көч заряды алырга дип теләде.
Акциядә катнашучылар билгеләнгән маршрут буенча 10 000 адым үттеләр һәм бу гына да түгел. Спорт паркының соңгы ноктасына кадәр оештырылган станцияләрдә алар тематик станцияләрдә тукталыш ясап төрле биремнәрне үтәделәр. Мәсәлән, «Интеллектуаль» станциясендә нурлатлылар хәрефләрдән спорт инвентарын билгеләүче сүзләр җыйды, “Гармония”дә сорауларга җавап бирделәр, “Бию”- үзәк паркта яшел болында фитнес буенча мастер – класс алдылар, “Спорт" - барьерлар аша сикерделәр.
Акциядә өлкән буын вәкилләре дә, Ветераннар советы (пенсионерлар), сәламәтлек һәм актив озын гомер Үзәге, Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һ.б. кебек иҗтимагый оешма әгъзалары да актив катнашты. Иң кечкенә катнашучы Александр Ипатовка нибары 7 яшь, ә ул өлкәннәр белән бергә башыннан ахырына кадәр авыр юл үтеп, барлык биремнәрне дә үтәде.
"Стартта без телефондагы адым үлчәгечне кабыздык, һәм менә инде 9 мең 742 адым үтелде!- дип уртаклашты соңгы станция алдында малай.
"Акциягә яхшы энергия тупларга килдек. Спортны яратабыз һәм балаларга прививка ясыйбыз-җәяү йөрибез, велосипедта йөрибез, йөзү белән шөгыльләнәбез. Акциядә беренче тапкыр катнаштык, бик ошады, алга таба да катнашырга тырышырбыз», – дип уртаклашты Александрның әнисе Надежда Ипатова.