Чара «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегендә узачак.
30 июньдә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге (Хәмәдиев ур., 19) бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көненә кушылачак. Көн дәвамында нурлатлылар белгечләрдән консультацияләр ала алачак.
Кабул итүләр үткәрү графигы:
8:00-09:30 – Мәхмүдова Лилия Фәйзехановна, Нурлат районында Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары.
9:30-11:00 Кәримов Идрис Габделбар улы. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районында җәмәгать ярдәмчесе.
11:00-12:30 Щекач Ирина Федоровна, Нурлат нотариаль округы нотариусы.
12:30 – 14:00 – Савельев Василий Александрович, «БТИ ТР»АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты.
14:00-15:30 – Сөләйманова Наталья Хәлилевна, адвокат.
Кабул итүгә язылу өчен телефоннан шалтыратырга кирәк: 2-28-24.