Бүген, 23 июньдә, Нурлат егетләрен хәрби хезмәткә озаттылар.
Бу юлы Казан шәһәренең җыю пунктына 18 егет китте. Иртәдән үк аларны армиягә озатырга шәһәрнең хәрби комиссариатына күпсанлы туганнары, дуслары, хөрмәтле кунаклар килде. Район башлыгы Дамир Ишкиниев, район хәрби комиссары Заһир Абдуллин, чакырылыш комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова, авыл җирлекләре башлыклары егетләргә үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар чакырылучыларга намус һәм дәрәҗә белән хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр.
Нурлатта хәрби хезмәткә чакырылучыларны армиягә 3 июльдә чираттагы җибәрү көтелә.