Бөек Ватан сугышы башлануның 82 еллыгы көнендә Нурлатта үзәк мәйданда митинг узды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Нурлатлылар өчен хәтер һәм кайгы көне традицион рәвештә азат итүче сугышчы һәйкәле итәгенә чәчәкләр һәм веноклар куюдан башланды.

Бер-бер артлы учреждениеләр һәм предприятиеләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары килде. Бер сафта элеккеге кайнар нокталарда, төрле елларда армиядә хезмәт иткән ир-атлар, сугышчылар.

Матәм митингын Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев ачты.

 1418 көн һәм төн дәвамында СССР халкы Җиңүгә таба бара, сугыш 27 миллион совет кешесенең гомерен алып китә.  Безнең районда 16 000нән артык кеше фронтка, Ватанны саклауга киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. Сугыш башланган көн Җиңү өчен гомерләрен биргән һәм миллионлаган кешеләрнең язмышларын мәңгегә үзгәрткән һәм дөньяны ике яртыга – «сугышка кадәр» һәм «сугыштан соң»бүлгән, - дип билгеләп үтте Дамир Азатович.

Фронтта һәлак булганнар һәм тыныч вакытта яралардан һәм картлыктан вафат булганнар истәлегенә районның хәрби комиссары Заһир Абдуллин бер минут тынлык игълан итте.

Разия Садретдинова-район ветераннар Советы Рәисе, буыннар бәйләнеше, эзләнү эше турында сөйләде, ул бүген дә дәвам итә.

Митингтан соң да кешеләр һәйкәл итәгенә чәчәкләр куюны дәвам иттеләр....

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International