Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 12 нче районара ИФС хәбәр итә: чит ил компаниясендә катнашу (өлеш алу) очрагында Россия Федерациясе Салым резиденты дип танылган салым түләүчедән хәбәрнамәләр тәкъдим итү буенча РФ Салым кодексының 25.14 статьясы нигезендә бурыч барлыкка килә.
Салым түләүче чит ил оешмаларында катнашуы турында (юридик зат оештырмыйча чит ил структураларын булдыру турында) барлыкка килгәннән соң өч айдан да соңга калмыйча хәбәр итәргә тиеш.
Чит ил оешмасында катнашу турында белдерүнең формасы һәм тутыру тәртибе Россия Федераль салым хезмәтенең 05.07.2019 елгы ММВ-7-13/338@ боерыгы белән расланган.
Моннан тыш, салым органына мәҗбүри рәвештә документлар тапшырылырга тиеш:
1. РФ ФН 25.13-1 статьясында билгеләнгән нигезләр буенча азат итү шартларын үтәүне раслаучы.
2. Контрольләнгән чит ил компаниясенең табыш күләмен (югалтуын) раслаучы
Күрсәтелгән документлар контрольдә тотылган чит ил компанияләре турында хәбәр итү белән бергә тапшырыла.
Контрольдә тотылган чит ил компаниясенең табышы (югалтуы) күләмен раслаучы документларны билгеләнгән срокта тапшырмаган өчен салым җаваплылыгы контрольдә тотучы заттан 500 000 сум күләмендә штраф түләтүгә китерә (РФ Салым кодексының 126 статьясының 1.1 пункты).
Игътибар итегез, салым органы вазыйфаи заты күрсәтелгән документларны РФ Салым кодексының 25.14-1 маддәсенең 1 пункты нигезендә таләп итәргә хокуклы. Таләп ителгән документлар таләп алынган көннән алып 1 ай эчендә тапшырыла.
Салым органы таләбе буенча кодексның 25.14-1 статьясының 1 пункты нигезендә таләп ителә торган документларны тапшырмаган өчен салым җаваплылыгы контрольдә тотучы заттан 1 000 000 сум күләмендә штраф түләтүгә китерә (кодексның 126 статьясының 1.1-1 пункты).