Бүген Татарстанның Тукай районы Мерәс авылында "Иң яхшы сыер савучы" дип аталган машина белән сыер саву осталарының 50нче республика конкурсы уза.
Республиканың иң яхшы сыер савучылары теоретик мәсьәләләр буенча, сыер саву аппаратын сүтү һәм җыю һәм сыер саву буенча ярышалар.
Быел конкурста катнашучыларның гомуми саны йөздән артык кеше тәшкил итә, алар-сыер савучылар, терлекчелек буенча консультантлар һәм кунаклар.
Ярышларда Нурлат районы данын Сөләйманов Ә. И. КФХнан Илһамия Гыйләҗева яклый.
Якташыбызга уңышлар телибез!