Нурлат районы башлыгы Иске Чаллы юлының торышын карады

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Дамир Ишкиниев күчмә эш киңәшмәсен урында үткәрде.

Төп трассадан Иске Чаллыга кадәр автомобиль юлының озынлыгы 13 километр тәшкил итә. Кызганычка каршы, аның хәле елдан-ел начарлана бара. Капиталь ремонт ясалганнан соң инде 20 ел үткән. Юлчылар билгеләп үткәнчә, быел биредә чокыр ремонты үткәрелгән. Әмма бу гына проблеманы хәл итмәячәк. Кыйммәтле капиталь ремонт таләп ителә.

Бу юнәлештә яшәүче авыллар арасында көн саен Нурлат шәһәренә эшкә баручылар күп. Алар билгеләп үткәнчә, җимерелгән юл автомобильнең торышына тискәре йогынты ясый, даими рәвештә ремонт ясарга мәҗбүр. Алардан төрле ведомстволарга да күп мөрәҗәгатьләр килә.

Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев та гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча юлның торышын карады. Нурлат автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Рафис Сафиуллин белән берлектә алар бу проблеманы чишү юлларын эзләделәр.

"Иске Чаллы авыл җирлегендә яшәүчеләрне борчыган иң проблемалы мәсьәлә-юл. Ул җимерелгән, авария хәлендә дип әйтергә була. Әлбәттә, бу проблеманы чишәргә тырышырбыз. Әлегә өйрәнү белән шөгыльләнәбез, өлешчә ремонтлау яки программага кертү вариантларын карыйбыз», – дип билгеләп үтте Дамир Азатович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International