2023 елның 22 июнендә Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы.
22 июньдә Нурлат районында аязучан болытлы булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә җил, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +3..+7˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +15..+18˚.
Чыганак: ТР буенча Россия ГТХМ ДУ матбугат хезмәте