«Татарстан-Яңа гасыр» территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев районның мобилизацияләнгән сугышчылар гаиләләренә газетага язылу бүләк итте.
Аның ярдәмендә тагын ике Нурлат гаиләсе киләсе яртыеллыкта «Дуслык» газетасын алдырачак.
"Район газетасы битләрендә баштан ук Нурлат волонтерларының эшчәнлеге, гуманитар ярдәм китерү, „Дуслык“ хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән якташлар, контрактчылар турында сөйли. Монда шулай ук мобилизацияләнгән сугышчылар гаиләләренә ярдәм чаралары турында бик күп файдалы мәгълүмат бар. Район газетасы аларга мәгълүмати ярдәм булсын»,-дип билгеләп үтте район Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат территориаль бүлекчәсе Советы җитәкчесе Илнур Хәнәфиев.
Илнур Харис улы җитәкләгән район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең активлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. Алар бөтен коллектив белән язылу кампаниясенә кушылдылар.