Ул шулай ук терлекчелек комплексында, әлеге хуҗалыкның азык әзерләү базасында булды.
Нурлат районы хуҗалыкларында азык әзерләү сезоны бара. Бу көннәрдә «Нурлат сөте» ҖЧҖ кырларында да актив эшлиләр. Бер бригада Иске Чаллы бүлегендә, икенчесе Сәләнгеш бүлегендә сенаж салу һәм сенаж әзерләү белән мәшгуль.
Хуҗалыкта күпьеллык культуралар 2143 гектарны биләп тора, бүгенге көндә аларның 1195 гектары суктырылган, бу 56 процент тәшкил итә. Гомумән алганда, “Нурлат сөте"ндә 1400 тонна сенаж һәм 1700 тонна печән салынган. Бер шартлы терлек башына 3 азык берәмлеге әзерләнгән.
Кызганычка каршы, быел беренче чабып алынган күпьеллык печән бик сөендерми. Хуҗалык белгечләре билгеләп үткәнчә, сезон башыннан яңгырлар юк диярлек. Шулай да монда үстерелгәнне сыйфатлы итеп җыю бурычы куела. Моннан тыш, узган елдан калган былтыргы запас бар.
Дамир Азатович шулай ук терлекчелек комплексында, хуҗалыкның азык базасында булды, эшләрнең оештырылу тәртибе белән танышты. Хуҗалыкта бүген 5300 баштан артык сыер асрыйлар, шуларның 1954е – савым сыерлары. Район башлыгы хуҗалык белгечләрен терлек санын арттыру өстендә эшләргә чакырды.