Кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән якташларыбыз Нурлат Уявының мактаулы кунаклары булдылар.
Бәйрәмгә чакырылганнар белән бергә алар тематик күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар тамашачылары булдылар. Кунакларның аерым игътибарын "Сугышчан туганлык” берләшмәсе оештырган мәйданчык җәлеп итте. Монда хуш исле борщ, тушенка белән ботка, кыскасы, безнең солдатлар алгы сызыкта ашаган һәр нәрсәне татып карарга мөмкин иде.
Балалар махсус хәрби операция уздыру зонасыннан китерелгән трофей машинасын, шулай ук нурлатлыларның уртак тырышлыгы белән сатып алынган «Нива» автомобилен аеруча горурлык белән күрсәттеләр. Тиздән ул сугышчыларыбыз янына алгы сызыкка барачак. «Сугышчан туганлык» эзләү отряды командиры Владислав Кузьмин билгеләп үткәнчә, бу аларның гуманитар ярдәм белән якташ солдатларга 12нче сәфәре булачак. Монда ук солдатлар өчен акча җыю оештырыла.
Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкиниев сугышчыларга батырлык һәм каһарманлык өчен, тыныч күк өчен, элеккечә мондый милли бәйрәмнәрне үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәтен сүзләрен җиткерде. Мобилизацияләнгән нурлатлылар, үз чиратында, район җитәкчелегенә бәйрәмгә чакырулары өчен, районның барлык битараф булмаган кешеләренә – төрле яктан ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Район башлыгы Дамир Ишкиниев аларның һәрберсенә бүләккә пакетлар тапшырды һәм тизрәк исән-сау өйгә кайтырга теләде.