Нурлатта егетләрнең чираттагы төркемен хәрби хезмәткә озаттылар

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Россия Кораллы Көчләре сафларын тагын 20 Нурлат егете тулыландырды.

Иртәдән Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы Хәрби комиссариаты янында аеруча җанлы булды. Армиягә чакырылучыларның зур төркемен озатырга, аларның күбесе җирле аграр техникумны тәмамлаучылар, күпсанлы туганнары, якыннары һәм дуслары килде.

Тантаналы чара район башлыгы Дамир Ишкиниев, хәрби комиссар Заһир Абдуллин, чакырылыш комиссиясе рәисе Зәрринә Сәйфетдинова, Нурлат аграр техникумы директоры Алевтина Граф, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.

Юлга кузгалыр алдыннан алар егетләргә үгет – нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать иттеләр-аларга лаеклы хезмәт итүләрен, тормышчан күнекмәләрне алуларын һәм, әлбәттә, исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр.

Язгы чакырылыш кампаниясе кысаларында армиягә 70тән артык Нурлат егете китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International