Нурлатта автомат янгын сигнализациясен тикшерделәр

2023 елның 18 июне, якшәмбе

Бу атнада 73нче ПСЧ хезмәткәрләре тарафыннан «Нурлатнефть»НГДУ ЦПО биналары һәм объектларының автомат янгын сигнализациясе (АПС) тикшерелде.

 

Тикшерүләр барышында инспектор Лилия Шәкүрова тарафыннан, объект вәкилләре һәм хезмәт күрсәтүче оешма белән берлектә АПСның төзеклеге тикшерелде.

Моннан тыш, АПС эшләтеп җибәргәндә персоналның гамәлләрен белүләрен тикшерделәр. Саклана торган объектларда тикшерү нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип танылды, дип хәбәр итә 73нче ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International