Уявның тамаша чараларының берсе булып чуаш билбау көрәше буенча традицион турнир тора. Традиция буенча, аны 13 тапкыр Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, меценат, якташыбыз Александр Огонев оештырды. Үз үлчәү категориясендә җиңү өчен көрәшкә 40тан артык спортчы чыкты. Барлыгы шәхси зачетта 17 комплект медаль уйнатылды, командалар арасында да нәтиҗәләр ясалды.
"Бу турнирның ел саен яшьләрдә зур кызыксыну уятуы сөендерә. Көрәш аша алар патриотик тәрбия алалар», – диде Александр Сергеевич.
Һәрвакыттагыча, үз осталыкларын Чулпан көрәш мәктәбе көрәшчеләре күрсәтте, аның барлык тәрбияләнүчеләре диярлек призлы урыннар алды. Мәсәлән, Фирүзә Гарифуллина белән Ләйсән Садыйкованың 1нче урын өчен көрәше тигез исәп белән тәмамлана, ә җиңүчене жирәбә ярдәмендә билгелиләр.
“Көрәш җитди булды, чөнки көндәш тә бик көчле, бүген уңыш минем ягымда булуына шатмын", – дип уртаклашты өченче ел көрәш белән шөгыльләнүче Фирүзә Гарифуллина, нәкъ менә ул үз үлчәү категориясендә җиңүче булды.
Һәр авырлык категориясендә һәм команда зачетында призерлар һәм җиңүчеләр грамоталар, медальләр һәм кубоклар, шулай ук оештыручылардан акчалата призлар алдылар. Лаеклы бүләкләрне алар Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм хөрмәтле кунаклар кулыннан алдылар. Команда зачетында Нурлат районы командасы абсолют җиңүче булды.