“УЯВ” майданында җирле журналистлар үз мәйданчыгын җәелдерде.
Бәйрәм кунаклары биредә иртәдән үк 2023 елның II яртыеллыгына «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасына язылырга һәм «Ирбис» автоягулык салу станциясе белән уртак акциядә катнашырга мөмкинлек алдылар: район газетасына язылучылар пицца яки кофега купоннар алдылар. Моннан тыш, алар призлар уйнатуда катнашты: мангал, стена сәгатьләре һәм кер үтүкләү тактасы.
«Нурлат-информ» мәйданчыгында шулай ук җирле чуаш авторларының басмалары, «Туслах» газетасы белән танышырга, шулай ук китаплар һәм журналлар сатып алырга да мөмкин иде.
Нурлатлылар газетага язылу акциясендә актив катнашты, газетаны үзләренә генә түгел, туганнарына һәм якыннарына да милли бәйрәм уңаеннан бүләк итеп тә яздырдылар. Моннан тыш, 20 нурлатлы июль аеннан чуаш телендә район газетасын «ТРда Чуаш милли-мәдәни автономиясе» РОО Советы Рәисе Дмитрий Самаренкин ярдәмендә укыячак.
Ә нәкъ 12.00 сәгатьтә район басмасына язылучылар арасында призлар уйнатылды. П.В. Ерусловкинага уңыш елмайды, ул мангаллы булды, В. А. Козлова сәгать иясе булды, ә кер үтүкләү тактасы Р. Фәтхетдиновка эләкте.
Беренче тапкыр нәрсәдер оттым! - дип уртаклашты Рәфкать Минсәгыйт улы. - Район газетасын 1972 елдан, армиядән кайткрленнан алдырам. Бүләкләр уйнату турында газетада укыдым һәм Уявка махсус рәвештә бәхетемне сынап карарга килдем. Бик шат. Рәхмәт!».