Нурлатлылар өчен чит илләрдә туристлык хезмәтләре һәм куркыныч йогышлы авырулар мәсьәләләре буенча “кайнар линия" узачак

2023 елның 17 июне, шимбә

2023 елның 19 июненнән 30 июньгә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге туристлык хезмәтләре һәм йогышлы куркыныч авырулар буенча «кайнар линия» үткәрәчәк.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8-800-555-49-43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Территориаль бүлек белгечләре бу мәсьәлә буенча барлык теләүчеләргә эш көннәрендә 10нан 16 сәгатькә кадәр (884345)2-08-83, 2-05-38 телефоннары буенча консультация бирә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International