Чара дөньяда беренче хатын-кыз космонавтның космоска очуының 60 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды.
Нурлат районының Җирлекара үзәк китапханәсе үз укучыларын һәм «Веста» клубы катнашучыларын кинофильм карарга чакырды.
Чара кысаларында дөньяда беренче хатын – кыз космонавтның батырлыгы, тормышы һәм язмышы турында сөйләшү булды. Китап укучылар Валентина Терешкованың батырлыгын искә төшерделәр һәм аның тормышыннан кайбер кызыклы фактларны белделәр.