“Омтылыш” нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүче кызлар узган шимбәдә Биектауда нәфис гимнастика буенча үткән “Olympic Stars”* ярышларында берьюлы берничә медаль яулаганнар. – Әлеге ярышлар үзенә күрә бер еллык хезмәтебезгә нәтиҗә ясау булды. Анда 9 гимнастка катнашты, аларның барысы да лаеклы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар, – дип уртаклашты кызларның тренеры Зифа Сәгъдиева. Һәрвакыттагыча, өлкән шәкертләр ярышларда үз уңышлары белән сөендергән – предметлар белән чыгыш ясауда Эмилия Сәгъдиева һәм Алсу Хәбибрахмановага тиңнәр булмаган. Камилә Таҗиева һәм Ангелина Филимонова үз яшь категорияләрендә – 2нче, Сәминә Хәбибрахманова, Феодосия Колесникова һәм Валерия Тимохина 3нче урыннарга лаек булганнар. Нәни гимнасткаларның җиңүе дә тренерга аерым шатлык хисләре бүләк иткән – 4 яшьлек Гөлназ Фәтхетдинова пьедесталның югары баскычына күтәрелгән, аның яшьтәше Дарья Сарникова дебютлы чыгыш ясап, 2нче урын яулаган.
– Кызлар ел буе тырышып әзерләнделәр, күнекмәләрен камилләштерделәр һәм шәһәребезне республикабыз һәм илебезнең төрле почмаклары – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Биектауда узган ярышларда лаеклы тәкъдим иттеләр. Барысы белән дә бик горурланам, минем шәкертләрем иң яхшылары, куелган максатларга ирешә беләләр, – диде үз шәкертләре турында горурлык белән Зифа Сәгъдиева. “Омтылыш” студиясе Нурлатта 6 ел эшли, хәзерге вакытта анда 20 кыз нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Студиядә тренировкалар үткәрү, ярышларга әзерләнү өчен шартлар бик үк уңайлы булмаса да, алар хезмәтләре, тырышлыклары һәм сәләтләре белән бары тик алга гына, яңа җиңүләргә һәм казанышларга омтылалар.