Район башлыгы «Безнең ишегалды» программасының үтәлешен контрольдә тота

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Дамир Ишкинеев «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында эшләрнең барышы белән танышты.

Программага 17 ишегалды кертелгән һәм 25 августка алар идеаль тәртиптә булырга тиеш. Бу хакта НУАД начальнигы Рафис Сафиуллин әйтте. Хәзерге вакытта 4 ишегалдында эшләр тулысынча тәмамланган, 10 объектта эшләр алып барыла, 3сендә әле аңа керешмәгәннәр. Гомумән алганда, эшкә 15 берәмлек техника һәм 25 кеше җәлеп ителгән.

Нурлат урамында 11,13,15,17 номерлы йортлар ишегалларында нигездә иске ташлар демонтаж сүтелә, яңа тротуарлар һәм юллар өчен туфрак әзерләнә. 31,33 нче йортлар территориясе соңгы стадиядә. Төп эш Гагарин урамы, 28нче йорт, Кариев урамы, 47нче һәм 49нчы һ.б. буенча да башкарылган. «Эш күләмен җиңеп чыгачакбыз дигән ышаныч бар», - дип уртаклашты Рафис Сафиуллин.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге программа буенча эшләр күләме бүгенге көндә 38% ка үтәлгән.  Программаны үтәү барышында килеп туган мәсьәләләр оператив хәл ителә, эшләр сыйфатлы алып барыла, янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең тәкъдимнәре алар кергән саен карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International