Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Аның эшендә нурлатлылар онлайн-форматта катнаштылар.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.
Утырышта докладлар белән Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе башлыгы Сергей Захаров, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев чыгыш ясады.
Утырыш тәмамлангач, Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Зәрринә Сәйфетдинова оешма һәм предприятие, авыл җирлекләре җитәкчеләре, шулай ук гражданнар, йортлар һәм сарай корылмалары хуҗалары тарафыннан янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлешен даими контрольдә тоту зарурлыгы турында сөйләшүне дәвам итте.
Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Рифкать Йосыпов та рейдлар барышында ачыкланган искәрмәләрне бетерү кирәклеге турында сөйләде.