Дамир Ишкиниев Чулпан хастаханәсендә капиталь ремонт барышы белән танышты

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Чулпан участок хастаханәсендә капиталь ремонт актив темплар белән бара.

Хастаханәдә капиталь ремонт март аенда башланган. Аны «Таткоммунжилсервис» подряд оешмасы үткәрә. Бу вакытка шактый күләмле эшләр башкарылган.

Агымдагы эшләрнең барышы белән Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкиниев танышты. Ул берничә күрсәтмә бирде, куркынычсызлык техникасын һәм эшләрнең сыйфатын үтәүнең мөһимлеген ассызыклады. Аларны көзен тәмамлау планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International