Шул көннәрдә аларның 10сы Казанның җыелу пунктына юл тотты. Тиздән солдат итеге киячәк егетләр арасында Урта Камышлыдан Никита Васильев та бар иде. Урта һөнәри белем алып, инде хезмәт чыныгуы да узган 22 яшьлек егетне озатырга күпсанлы туганнары һәм дуслары килгән. Әти-әнисе генә өйдә калганнар. “Ата-бабаларыбыздан килгән йола ул – алар улларын озатырга хәтта өйдән дә чыгарга тиеш түгелләр”, – диделәр бу уңайдан якыннары. Никитаның муенында – чуваш милли бизәкләре һәм “Уңышлы хезмәт ит, Никита!” дигән сүзләр чигелгән сөлгеләр. Бу да халык традицияләренә хөрмәт билгесе. Аларга дуслары маркер белән үзләренең юл теләкләрен дә өстәп язганнар. – Без үзвакытында Ватан сагында тордык. Никитаның да намус белән хезмәт итүен телибез, – дип язмача теләкләргә кушылды 65 яшьлек туган абыйсы Геннадий Васильев. Мамыктан Сергей Кузьмин әле июнь башында гына диплом яклаган – Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган ул, һәм менә инде армиягә дә китә.
– Һәр ир-ат әлеге юлны үтәргә тиеш. Бары тик яхшыга гына өметләнәбез, – диде күз яшьләре белән әнисе Надежда Леонидовна. Сергей – күпбалалы Николай һәм Надежда Кузьминнар гаиләсендәге биш малайның икенчесе. Узган ел абыйсы Владимир хәрби бурычын үтәп кайткан, киләсе елда энесе Дмитрий Ватан сагына басачак. Шуңа соңгы вакыйгалар вәзгыятендә әни кешенең борчылуы яхшы аңлашыла. – Россия Президенты Указы буенча, безнең егетләр армия хезмәтен узганда махсус хәрби операция үтә торган зонага эләкмәячәкләр, – дип аларны тынычландырырга ашыкты район хәрби комиссары Заһир Абдуллин. Егетләрне армия хезмәтенә тантаналы шартларда озатырга район башлыгы Дамир Ишкинеев, Үзәк хәрби округы баш инспекторы, запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов, чакырылыш комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова, авыл җирлекләре башлыклары килгән иде.
– Бүген сезнең өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч көн – Россия алдындагы бурычыгызны үтәү өчен сез армиягә китәсез, – дип мөрәҗәгать итте егетләргә Дамир Азатович. – Сезнең өчен ул батырлык һәм тормыш мәктәбе булачак. Сез тәҗрибә туплаячаксыз, физик яктан чыныгачаксыз, дуслар табачаксыз. Яхшы хезмәт итегез, якыннарыгызның, безнең йөзгә кызыллык китермәгез, хәрби эш нигезләрен тырышып өйрәнегез. Без сезне Нурлат җирендә көтеп калабыз. Бер ел хезмәт иткәч, туган ягыгызга кайтып, биредә яшәргә калырсыз дип өметләнәбез – Нурлат үсә, үзгәрә бара бит. Уңышлар сезгә! Егетләрнең киләсе төркеме армиягә 19 июньдә китәр дип көтелә