Әниләренә, хатыннарына, шулай ук балаларга бүләкләр тапшырылды.
Нурлат районының Биккол авылында ел саен Сабан туе бәйрәме үткәрелә. Быел да бәйрәм авыл үзәгендә урнашкан авыл паркында авыл халкын һәм авылдан чыккан кешеләрне җыйды.
Сабан туе бүләкләргә бай иде. Традиция буенча, бәйрәмне уздыруга үз өлешләрен керткән юбилярларны, гаиләләрне, авыл активистларын, спонсорларны хөрмәтләделәр.
Быел мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә дә бүләкләр әзерләнде, аларны җылы теләкләр белән тапшырдылар.
Гомумән, бәйрәм традицион уеннарга, ярышларга бай булды. Барлык кунакларны пылау, кайнар чәй, коймаклар белән сыйладылар.